“Безнең якташларыбыз – Русиянең данлыклы уллары”
25 сентябрь көнне, Зур Бадрак авылы китапханәсендә Русиядә – Ватанны саклаучылар, Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елларына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Безнең якташларыбыз – Русиянең данлыклы уллары” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.
Зур Бадрак авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы Герое исеме алган Таҗетдин Гыйләҗетдинов турында аның укучысы, берара хезмәттәше булган Гөлфия Нәҗметдинова сөйләп үтте. Аннары Гөлнара Сарваева үз чыгышында Әфган һәм Чечен сугышында катнашучыларны искә алды. Әфган җирләрендә батырларча һәлак булган бертуган абыйсы Илгиз Сарваевның гомерлеккә 19 яшьлек егет булып калуын белдерде.
Бүгенге көндә илебезнең тынычлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбызны искә алмый үтеп булмый. Әлеге чарада да яугирләребезнең әниләре иң түрдә булдылар. Алар кыскача гына үз уллары, тормыш иптәшләредтурында сөйләп үттеләр.
Гөлнара Зарипова, Нәзиф Сәйфетдинов, Лида Әхмәтҗанова башкаруындагы җырлар алкышларга күмелде. Рафига Усманованың “Борай бөркетләре” дип аталган шигырьне Рәмилә Гыйләҗева бөтен яугирләргә багышлады. Ә Ләйсән Ахунова һәм Рәйсә Хәлиуллиналарның үзләре иҗат иткән шигырьләреннән соң күзләргә яшь тулды.
Кичәгә килгән һәрберсе күз яшьләрен тыя алмадылар.
Хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, мәктәп укучыларына батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын күрсәтү дә булды.



