Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное автономное учреждение культуры
«Бураевская районная межпоселенческая централизованная библиотечная система»
МР БР РБ

Режим работы:

Пн - Пт. 9.00 – 18.00,
Сб. с 9.00-16.00,
Вс - выходной,
санитарный день – последняя пятница месяца

«Яңартылган китапханә»

Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин. Кеше язмышында китап гаять зур урын алып тора. Китаплар, кайсы гына өлкәгә карамасын, безгә матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә, тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә булыша. Китап чын мәгънәсендә – безнең якын дустыбыз.
Тарихка куз салсак, Кодаш авыл китапханә бинасы 80 нче еллар башында төзелгән.
Ә бу 2025 нче ел — Кодаш авыл китапханәсе өчен зур шатлыклы вакыйгаларга бай булды – зур ремонт ясалды бинага. Борай район китапханәләр системасы директоры Ахметов Равил Гали улының инициативасы буенча, район администрациясы хуплавы, финанс ярдәме белән, ә иң мохиме – узебезнен унган егетләрнең оста куллары белән, бинаның эче, тышы янарды. Мондый эшләрне башкару бик мәшәкатьле булса да, нәтиҗәсе нык сөендерде. Район хакимияте башлыгы Гараев Рушан Кадим улына, Борай районы Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Ахметов Равил Гали улына .оста куллы коллегаларым Флюн Биктиевка.Альфит Фазуллинга, Альберт Давлетьяновка зур рәхмәтләремне белдерәм. Фонд белән эшләүдә ярдәм иткән Рина Бинсыровна, Ирина Ибраһимовна, Флия Фариттовна, сезгэ зур рэхмэт. Башка эшләрдә үземнең актив китап укучыларым, һәрчак ярдәм кулы сузып тордылар.
Розалина Миннуллина һәрчак йөгереп килде ярдәмгә Шулай ук кызлар Резеда Таипова, Флиса Садикова, Хализа Багаутдинова, Алина Сагаманова нык ярдәм итте. Коллегаларым киңәшләрен биреп, хәлемне һәр чак белеп тордылар.
Китапханә буген сокланып туймаслык матур. Ул бөтенләй яңача җиһазландырылган, компьютер белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган, рәхәтләнеп ял итү, фикерләшү мөмкинлеге тудырылган.
26 нчы ноябрь конне Кодаш авыл китапханәсен ремонттан ачу чарасы бик матур узды.
Әлбәттә, китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең китап укучылары белән яши. Китап соючелэр очен ишеклэр ачык, бергэлэп эшлик, укыйк , матур чалар да уткэреп торыйк.