«ЗНАКОМЬТЕСЬ — НОВЫЕ КНИГИ В НАШЕЙ БИБЛИОТЕКЕ!
Поступления новой литературы в библиотеку всегда является знаменательным событием. Интересные авторы, разнообразные жанры порадуют многих читателей. Бураевская районная библиотека спешит порадовать своих читателей большим поступлением новых книг.
Представляем вам книжные новинки, пополнившие фонд нашей библиотеки в марте 2025 года. Небольшой обзор поможет сориентироваться в разнообразии книг, поступивших в библиотеку.
- Айгөл Әхмәтгалиева «Капка». Китапка төрле жанарда язылган пьесалар тупланды. Алар буенча дәүләт һәм халык театрларында бик күп спектакльләр куелган.
- Рафис Корбан «Соңгы Сабантуй». Соңгы елларда проза жанрында актив иҗат итүче, иҗади эшчәнлеген балалар өчен шигырьләр, драма әсәрләре белән башлап җибәргән Рафис Корбанның яңа китабында әдәбият сөючеләр игътибарына төрле елларда «Казан утлары» җурналы аша барып ирешкән «Ватан» романы, «Каргыш» повесте һәм «Соңгы Сабантуй» хикәясе урын алды.
- Рахман Шафигуллин «Дождливый август». В книгу собраны повести и рассказы автора в переводе на русский язык. В произведениях поднимается тема патриотизма, любви к родной земле, искусно изображаются судьбы людей, которые своим усердием побеждают жизненные трудности.
- Рафаил Газизов «Чыңлы бөтнекләр». Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тәкъдим ителә торган әлеге китап татар хәрби эшлеклеләренә багышлана. Авторның биографик характердагы документаль-публицистик очеркларында расланганча, Бөек Ватан сугышында татар милләтеннән булган 27 хәрби җитәкче дивизияләр белән командалык иткән. Укчы, тау-укчы, мотоукчы, моторлаштырылган, һава-десант һәм кавалерия дивизияләрен яу кырына алып керүче милләттәшләребезнең өчесе – генерал-лейтенант, уникесе – генерал-майор һәм тагын уникесе – полковник. Хәрби өлкәдә зур уңышларга ирешкән милләт улларының язмышлары укучыны битараф калдырмас.
- Лилия Закирова «Икенче дулкын».
Жизнь состоит не только из солнечных дней. Иногда судьба обрушивается на человека, словно беспощадное цунами, разрушая всё вокруг, не щадя ни мечты, ни надежды, ни самого человека. В такие моменты кто-то, смирившись со своей судьбой, катится на самое дно жизни, а кто-то, собрав все силы, поднимается наверх и продолжает свой путь.
Молодая журналистка Лилия Рахимова, стремясь убежать от первой волны пережитых трудностей, отправляется на солнечный остров Шри-Ланка. Цель у неё благородная – найти татарскую девушку, пропавшую год назад. Но Лилия даже не представляет, что её ждёт впереди. Она ещё не осознаёт, что вторая волна может оказаться куда страшнее первой… 6. Марсель Галиев «Чытырманлыкта». Әлеге җыентыкка Татарстанның халык язучысы М. Галиевнең тәрҗемә әсәрләре туплап бирелде. Биредә М. Горький һәм А. Фуксның рус язучылары турындагы истәлекләре яктыртыла. Шулай ук дөнья әдәбиятының алтын фондына кергән Р. Акөтәгаваның «Чытырманлыкта» хикәя-новелласы, татарларны үз иткән алман галиме К. Фуксның татарлар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре һ. б. турындагы хезмәте урнаштырылды. Шулай ук Ә. Карадауанның бөтендөнья тарихында җуелмас эз калдырган Чыңгыз хан турындагы язмалары, испанлы Р. Г. де Клавихоның сәяхәтнамәсе дә урын алды.7. Сәмига Сәүбанова «Әрем исе». Тапкыр телле, җор күңелле кеше авырлыкларны җиңел үткәреп җибәрә, күңел төшенкелегенә бирелми, тормыштан ямь табарга омтыла. Авторның китапка кергән шундый иҗат җимешләре укучының кәефен күтәрергә, тормышына яктылык өстәргә юнәлдерелгән.8. Фоат Садриев «Авылдан хатлар». Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриевның әлеге китабына заманында «Ватаным Татарстан» газетасында басылып килгән «Авылдан хатлар» циклы һәм «Кышкы яшен», «Көлми торган кеше» повестьлары туплап бирелде.9. Галия Сафиуллина «Җырланмаган бәхет җыры». Галия Сафиуллинаның бу повестында, автор саф мәхәббәтнең кешеләргә ничек итеп яшәргә көч бирүен, яхшылык барыбер начарлыкны җиңеп, туры юлга чыгаруы тасвирлана. Автор әни белән бала арасында булган мөнәсәбәтләр һәм чын дусларның тугрылыклы булулары турында яза.10. Әлфия Гаязов «Кайсы яктан чыга соң бу кояш». Романда автор 1916–1918 елларда Бөре өязе Казанчы авылы һәм аның тирәсендә булган вакыйгаларны сурәтли. Сюжет сызыгы шунда туып, сугышта яраланып, туган ягына кайтып баручы Ильяс Муллаяров образына бәйләп үстерелә. Әсәрдә инкыйлаблар һәм Гражданнар сугышы вакыйгала- ры үзәк урынны алып тора, авыл кешеләренең, төп герой- ларның ике лагерьга бүленүе, каршылыкның, көчәя барып, аклар һәм кызыллар каршылыгына, партизаннар һәм аклар сугышына әйләнүе тасвирлана. Яшь геройлар арасындагы мәхәббәт тарихлары әсәргә романтик рух өсти. Әсәр 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршын- дагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәү- че халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә 1 нче урынны алды.11. Равиля Шайдуллина — Мурат «Ялантау».Роман о вечном: добре, благодарности, любви и преданности. Показывая ошибки, заблуждения и падения своих героев, автор всегда оставляет надежду на то, что все ещё можно изменить к лучшему.12. Летопись достижений Республики Башкортостан.Том 4. Предлагаемое издание носит биографическо-публицистический характер и посвящено описанию жизни и творчества, трудовым и ратным свершениям достойных сынов и дочерей Башкортостана. Мы стремимся запечатлеть в веках след, оставленный в истории республики и страны нашими земляками, благодаря изданию этой книги. Пусть их дела и заслуги станут ярким ориентиром для всех последующих поколений соотечественников.13. Марсель Гыйльфанов «Ялгыз тупыл сагышы». Әлеге басмада авторның соңгы елларда ителгән романы тәкъдим ителә. Китап киң катлам укучылар өчен нәшер ителде.14. Марат Әмирханов «Шәхре Бану». Әлеге китапта язучының «Шәхре Бану», «Тәхетсез патша» романнары һәм «Ике кордаш», «Ататуш» повестьлары урын алды.15. Ландыш Әбүдәрова «Умарта». Яшь язучы Ландыш Әбүдәрова үзенең әлеге җыентыгында укучыларны туган җиргә, татар авылларына, халыкның гореф-гадәтләренә чиксез ихтирам белән җәлеп итә.

