Рәми Гариповның иҗат кичәсе
28 февраль көнне, Бакалы авылы китапханәсендә Рәми Гариповның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Авыл китапханәчесе Флүн Биктиев оештырган чара район семинары кысаларында узды. Кичәдә бөек шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында бик күп чыгышлары
күрсәтелде. Аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Кәшкәләү һәм Иске Карагыш китапханәчеләре дә актив катнашты.


