1 Май — хезмәт бәйрәме!
1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. 1 Май бәйрәме беренче
тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. 1 Май Яз хэм хезмэт бэйрэменэ карата саф хавада укучы балалар очен бэйрэм оештырылды. Торле конкурслар ,халкыбызнын яратылып уйналган уеннары :чулмэк вату, капчык киеп йогеру,аркан тарту hэм башкалар катнашучыларнын кунеленэ хуш килде.
Беренче май
Беренче Май килде жиргэ,
Якты нурга кумелеп.
Торле тоскэ керде жихан
Матурлыкка торенеп.
Кулларында торле шарлар,
Майдан тулы балалар.
Шау-шу килеп колэ-колэ,
Бэйрэмгэ куаналар.
Зэнгэр куктэ уйнап оча,
Аклы, кукле кугэрчен.
Кояшлы матур коннэргэ
Куанадыр, курэсен.
Бакчадагы агачлар да
Матур кулмэген киеп
Каршы алды Май бэйрэмен
Шау чэчэккэ кумелеп.
Жырлап килде яз бэйрэме,
Яна хислэр уятып.
Дулкынланып типте йорэк
Омет белэн куанып.
Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.


