Дилбәр Булатова “Соң түгел…”
Бу җыентыкка Дилбәр Булатованың соңгы елларда иҗат иткән повест лары һәм хикәяләре тупланды. Әсәрләрдәге геройлар нинди генә сынауларга дучар булмый! Гомер юлында аларны бик күп тукталышлар көтә: Мәхәббәт һәм Хыянәт,Шатлык һәм Авыру, Дәрәҗә һәм Түбәнсетү һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин уңышлар да, ялгышлар да шуның белән кадерле – алар барысы да үзебезнеке.