Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное автономное учреждение культуры
«Бураевская районная межпоселенческая централизованная библиотечная система»
МР БР РБ

Режим работы:

Пн - Пт. 9.00 – 18.00,
Сб. с 9.00-16.00,
Вс - выходной,
санитарный день – последняя пятница месяца

«Тукай безнең йөрәкләрдә»

29 апрель көнне Борай балалар модель китапханәсендә Бөек татар язучысы Габдулла Тукайга 133 яшь тулу уңаеннан «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән әдәби кичә үткәрелде.Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә. Тукай – безнең юлдашыбыз.Аның Шүрәлесе,су анасы, кәҗә белән сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә.«Әкият сөючеләр» клубы әгъзалары Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр: су анасы (С.Шәймөхәмәтова), малай (4 класс укучысы Ленар Солтанов), кәҗә (А.Садыйкова) һәм сарык (З.Гыйльфанова) белән уеннар уйнадылар, табышмакларга җаваплар әйттеләр. Балалар Шүрәлене (Э.Вәлиуллина) күреп бик сөенделәр,аның белән уеннар уйнадылар.Кичәгә кунак булып килгән үзебезнең Борай язучылары Фәнзия Мәксүтова һәм Гөлсимә Зиннәтуллина Тукай турында сөйләп үттеләр һәм үзләренең бөек язучыга багышлап язылган шигырьләрен укыдылар.Борай беренче санлы мәктәбенең 2 “а” һәм 2 “б” класс укучылары ике командага бүленеп Тукай әсәрләрендәге геройларнын рәсемнәреннән пазллар төзеделәр. Габдулла Тукайнын “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
Кичә азагында бергәләп “Туган тел” җырын җырладылар.
Чара эчтәлекле,күңелле үтте.
Кичәне Р.Әхәтова әзерләде һэм алып барды