Г.Туканыйң туган коне!
Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. ГабдуллаТукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Тукай иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра. Тукай биографиясе — дөнья әдәбияты тарихында иң драматик биографияләрнең берсе. Тукай үлгәндә бит
аңа барлыгы егерме җиде яшь кенэ булган. Әмма, заманының һәм шәхси тормышының фаҗигале, искиткеч авыр булуына карамастан, шагыйрь иҗат утында янып яшәгэн, үзе «ярты төш» дип атаган кыска гына гомерендә дә милли поэзиянең классик әсәрләрен тудырган аның иҗаты — татар классик әдәбияты ирешкән идея-художество югарылыгының матур үрнәге.


