«Укытучым ин кадерле кешем»
Укытучы! Әлеге сүзне ишеткән саен һәр кеше үзенең укытучыларын күз алдына китерә. Укытучыларын истә тотмаган, аларга рәхмәт әйтмәгән бу дөньяда беркем дә юктыр. Мәктәпне тәмамлаган вакытта «котылдым» дип олы юлга чабып киткән яшь егет-кызлар да, тормыш тәҗрибәсен туплый-туплый,
укытучыларының аларның тормышларында никадәр гаять зур роль уйнаганнарын аңлый башлыйлар.
Мулла авыл китапхэнэсендэ укытучылар коненэ карата эдэби -музыкаль»Укытучым ин кадерле кешем» дип аталган эдэби -музыкаль кичэ утте. Кичэдэ укытучыларга багышланган жырлар жырланды, шигырьлэр хэм укучыларнын аудио _котлаулары тынланды. .
Хөрмәтле укытучылар!
Авыр һәм катлаулы һөнәри бәйрәмегез көнне Сезне чын күңелебездән тәбрик итәбез! Эшегездә, гаиләгездә шатлык-бәхет булуын телибез! Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә тугры булып калыгыз. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучы балаларыгыз һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләрен телибез!


