Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное автономное учреждение культуры
«Бураевская районная межпоселенческая централизованная библиотечная система»
МР БР РБ

Режим работы:

Пн - Пт. 9.00 – 18.00,
Сб. с 9.00-16.00,
Вс - выходной,
санитарный день – последняя пятница месяца

“Ак альяпкыч билләрдә, чиккән сөлге иннәрдә”

Мулла авыл китапхәнәсендэ”Мондарья” ансамбле тарафыннан хәзерләнгән “Ак альяпкыч билләрдә, чиккән сөлге иннәрдә ” дип аталган әдәби-музыкаль музыкаль кичә утте. Кичә дә катнашучылар тарафыннан шагыйрә Рафига Усманованын шигырьләре укылды, анын шигыренэ иҗат ителгән җырлар башкарылды.
“Алъяпкыч татар халкының бик борынгы һәм яратып кия торган үзенчәлекле киеме. Аны элек-электән төрле җирдә яшәүче татарлар төрлечә кулланганнар. Мәсәлән, Әстерхан да яшәүче татарларда алъяпкыч күбрәк эш киеме хезмәтен үтәгән. Казан арты һәм Урал буе авылларында яшәүче хатын-кызлар исә аны һәм көндәлек, һәм бәйрәм киеме буларак кигәннәр. Алар алъяпкычны өс киеменең күзгә бәрелеп торган иң матур өлеше итеп санаганнар. Чынлапта, халык сәнгате үрнәге булырлык бизәкле алъяпкычлар нәкъ шул төбәкләрдә иҗат ителгән. Мәсәлән, өйләнүче егеткә кәләше үзе сугып чиккән “кияү алъяпкычы” бүләк иткән.
Борынгы заманнарда чигү һәр яшь кызның, киленнең, әнинең кул эшенә осталыгын күрсәтүче һөнәре булган. Чигелгән сөлге табынның күрке, сабантуй батырының бүләге, яшь киленнең бирнәсе булган. Чигешләр хәзерге вакытта тагын үз дәрәҗәсен кайтарды.