«Бай бакча» ярминкәсе
Бүген китапханәче культорганизатор белән зур ярминкә — Иң якты һәм яраткан чараларның берсе – «Бай бакча» ярминкәсе уздырды.
«Бу уңыш һәм муллык бәйрәме иде, биредә яшелчәләр, өй эшләнмәләре, кондитер пешерүләре, тәм-томнар һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга мөмкин иде»
Ярминкәдә укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты.
Балалар ярминкәдә катнашучыларга һәм кунакларга төрле ризыклардан, тәм-томнардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр.
Биредә шулай ук көзге эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды. Катнашучылар табигый материалдан һәм көз бүләкләреннән эшләнгән эшләрне тәкъдим иттеләр. Балалар, бераз фантазия кулланып, коры ботаклардан, яфраклардан, күркәләрдән, чикләвекләрдән, орлыклардан, каурыйлардан оригиналь тематик композицияләр ясадылар, аларның иң яхшылары булэклэнделэр.
Көзге ярминкә һәм кул эшләре күргәзмәсе бик күп уңай, якты, онытылмаслык хис-кичерешләр алып килде.


