Шундый кешеләр була: аларның үз туган җирен, үз милләтен, үз халкын яратулары әллә каян беленә.Безнең Борай районында талантлы, тырыш, уңган-булган кешеләр бик күп. Шундый булдыклы, тормышта үз урынын тапкан, зур уңышларга ирешкән, башкаларга үрнәк, остаз булырлык шәхесләрләрнең берсе ул — Султанов Рәдис Нурлыгаян улы. Район халкы аның белән хаклы рәвештә горурлана. Хезмәт юлының бөтен елларын ул мәдәнияткә багышлый.
Султанов Рәдис Нурлыгаян улы 1947 елның 10 сентябрендә Башкорт АССРның Борай районы Яңа Алтыбай авылында крестьян гаиләсендә туа. 1962 елда Таңатар сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Стәрлетамак шәһәрендәге Республика мәдәният-агарту училищесының хореография бүлегенә укырга керә. 1966 елда «Хореография коллективлары җитәкчесе» белгечлеге буенча диплом алгач, Башкортстан Республикасының Балтач районы мәдәният йортына эшкә җибәрелә.
1967 елның 3 гыйнварында Совет Армиясе сафына алына. Хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгыштагы Лесозаводск шәһәрендә, танк гаскәрләрендә үтә. Хезмәт елларында КПСС сафына кабул ителә. Өлгеле хезмәте өчен 48851 нче хәрби частеның, Лесозаводск шәһәре КПСС шәһәр комитеты һәм Шәһәр Советы башкарма комитетының,СССР Ленин комсомолы үзәк комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1968 елның декабрендә хәрби хезмәттән кайта һәм Борай районы мәдәният йортының методисты вазыйфасына эшкә урнаша. Балалар бию коллективына җитәкчелек итә.
1970 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетының актерлык бүлегенә укырга керә. 1974 елда бу институтны «Драма театры һәм кино актеры» белгечлеге буенча уңышлы тәмамлап, Салават башкорт дәүләт драма театрына эшкә җибәрелә.
1975 елда туган Борай районына халык театры режиссеры вазыйфасына кайта һәм район мәдәният йорты директоры вазыйфасын да бер үк вакытта башкара. Бу елларда аның кулы астында халык театры сәхнәсендә түбәндәге спектакльләр куела: Ә.Мирзаһитовның «Аналар көтәләр улларын», Т.Миннуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», «Уйланыр чак», И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан», М.Кәримнең «Ялгыз каен», Ә.Атнабаевның «Мәхәббәт турында җыр», С.Мифтаховның «Зимагурлар», Б.Бикбай һәм З.Исмагиловның «Кодача» һ.б. Халык театры коллективы барлыгы өч Бөтенсоюз халык иҗаты фестивалендә катнашып, 1 дәрәҗә лауреат исемен яулый, ә Султанов Р.Н., режиссер-куючы буларак, 1 дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнә.
1980 елда Башкорт АССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Кушнаренко районы Халык депутатлары советы башкарма комитетының Мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасына күчерелә, анда РСФСРда беренче мәдәният-спорт комплексын төзүдә актив катнаша.
1986 елда җитәкчелек чакыруы буенча туган районына шул ук вазыйфага кайта. Бу елларда Борай районында социаль-мәдәният юнәлешендә максатлы биналар актив төзелә. Мәдәният бүлеге мөдире буларак, Султанов Р.Н. бу юнәлештә зур эш башкара. Яңа Бикмәт, Яңа Кизгән, Кушманак, Каенлык, Кузбай авыл мәдәният йортлары биналары, Каразирек, Абзай, Тугай, Каратамак авыл клублары, Алтаю китапханәсе биналары төзелеп файдалануга тапшырыла. Уннан артык авыл мәдәният йорты һәм клуб биналарына капиталь ремонт эшләре башкарыла. Шул исәптән, Борай район мәдәният йорты бинасына 15 млн. сумлык капиталь ремонт ясала. 150 укучыга исәпләнгән балалар музыка мәктәбенең яңа типтагы бинасы төзелеп, яңа сыйныфлар: хореография, сәнгать сыйныфлары ачыла һәм мәктәп сәнгать мәктәбе дип үзгәртелә.
Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Башкортстан Республикасы Президентының, Россия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2008 елда Республикада үткәрелә торган»Елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре» конкурсында «Мәдәният хезмәткәре» номинациясендә жиңеп чыга һәм 2008 елның «Иң яхшы мәдәният башлыгы» исеменә лаек була. Ул Башкортостан Республикасының 2 нче класслы Дәүләт киңәшчесе, СССР мәдәният-агарту эшләре отличнигы.
2009 елда хаклы ялга чыга. Шуңа да карамастан, профессиясенә тугры булып кала. Иҗтимагый нигездә төрле сәнгати үзешчән түгәрәкләр оештырып, аларга җитәкчелек итә. «Без авыл егетләре» ирләр вокаль ансамбле, баянистлар ансамбле, район мәдәният йортының халык уен кораллары ансамбле шундыйларда. Р.Н. Султанов җитәкчелегендәге «Заман» драма түгәрәгенә 2018 елда «Халык коллективы» дигән мактаулы исем бирелде. Халык театры эшендә олылардан тыш, урта буын үзешчән артистлар һәм Борай урта мәктәпләре укучылары да актив катнаша. Ел саен «Мин яратам сине, тормыш!» республика фестивалендә катнашып, Р.Н. Султанов җитәкчелегендәге коллективлар беренче һәм призлы урыннарны яулый. Мәсәлән, 2023 — 2024 елларда баянистлар ансамбле 1нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. 2024 елда район мәдәният йортының вокаль ансамбле 1нче дәрәҗә Дипломына лаек булды.2025 елда җыр жанры буенча 3 дәрәҗәле Диплом белән бүләкләнде. Буген «Заман» халык театры Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча спектаклен сәхнәләштерә.
Алдагы көндә дә ана иҗади унышлар теләп калабыз!


