Версия для слабовидящих
logo
Муниципальное автономное учреждение культуры
«Бураевская районная межпоселенческая централизованная библиотечная система»
МР БР РБ

Режим работы:

Пн - Пт. 9.00 – 18.00,
Сб. с 9.00-16.00,
Вс - выходной,
санитарный день – последняя пятница месяца

«Күңел күкләрен иңләп”

📚 Борай район китапханәсендә «Күңел күкләрен иңләп” дигән исем астында районыбызның талантлы шагыйрьләре һәм башкалабыз Уфадан килгән кунаклар белән матур һәм җылы очрашу булды.
Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятының татар нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире Дилбәр Гомәр кызы Әхтәмова,
Башкортстан Республикасы татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Рәфис кызы Ахунова,
Башкортстан Татар Конгрессының Дим бистәсе бүлекчә җитәкчесе, идарә әгъзасы Рәмилә Әмир кызы Әхтәмова,
җырчы Линат Гәрәев,
баянчы, композитор, җырчы Җәлил Гайбадуллин,
Башкортстан Татар Конгрессының идарә әгъзасы Айгөл Рәшит кызы Ахунова Борай җиренә килеп төшкәннәренә бик шат булуларын белдерде. Алар монда бик талантлы кешеләр яшәвен белүләрен һәм аларны хөрмәт итүләрен белдерделәр .
Сәламләү сүзе белән район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуретдинов чыгыш ясады. Ул җыелган кунакларга туган телнең мөһимлеген, әдәбият халыкны берләштерә дигәнне бүгенге чара тагын бер кабат исбатлавын әйтте .
Очрашуда район шагыйрьләре үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар, иҗат процессы белән бүлештеләр. Чарадан соң кунаклар «Танып Су» арт-галереясендә булып, андагы экспонатлар белән таныштылар .